Район мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм концерты узды
Концерт районда эшләп килүче фольклор ансамбльләренең җырлы-биюле чыгышлары белән башланып китте.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева минзәләлеләргә район башлыгы Айдар Салаховның Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан бәйрәм котлавын җиткерде.
2022 елның 21 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен илдә өлешчә мобилизация игълан ителә. Минзәлә ир-егетләре Ватан чакыруын кабул итеп, хәрби хезмәткә китә. Концертта бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы минзәләлеләр дә зур хөрмәт белән искә алынды: Андрей Антипин патриотик рухтагы җыр башкарды.
Тамашачы концертта балаларның, өлкәннәрнең һәм ветераннарның матур чыгышларын алкышларга күмде, кушылып җырлады, рәхәтләнеп ял итте.
Концерттагы кайбер номерларны безнең телегарм каналдан карарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев