Район башлыгы Айдар Салахов котлавы
Көн темасы

Район башлыгы Айдар Салахов котлавы

Кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, хөрмәтле пенсионерлар!

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлау сүзләребезне кабул итеп алыгыз. Барыбыз өчен дә үзенчәлекле, җылылык һәм игътибар, хөрмәт һәм ярату белән чолгап алынган көн ул.Бу бәйрәм – бердәмлек, вакыт һәм буыннар чылбыры символы. 
Сез районыбызның иминлеге хакына армый-талмый хезмәт иттегез. Һәм хәзер дә рухый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучы, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен терәк һәм таяныч булып  торасыз. 
Бүген без сезне сафта күрүебезгә бик шат: белемегез һәм бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне  яшьләр белән теләп уртаклашасыз, үрнәк күрсәтеп, районыбызның яшь буынында көчле рух, хезмәт сөючәнлек, патриотизм тәрбиялисез. Зирәк, мәрхәмәтле һәм сабыр булганыгыз, тагын да яхшыракка ышанычыгызны югалтмыйча тормышны ничек бар, шулай кабул итә алуыгыз өчен рәхмәтебез зур. Шушы бәйрәм көнендә хезмәтегез, рухи көчегез, районга карата ихлас мәхәббәтегез өчен рәхмәт сүзләрен һәм тирән хөрмәтебезне кабул итеп алыгыз! Ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет Сезгә! Сезне яратучы һәм кайгыртучы балаларыгыз, оныкларыгыз, дусларыгыз һәрвакыт янәшәгездә булсын, бәхеттә, иминлектә, якыннарыгызның уңышларына шатланып, күңел күтәренкелеге белән озын гомер кичерегез!


Нет комментариев