Районда ягулык сезонына әзерлек буенча эшләр 1 сентябрьгә төгәлләнәчәк
Көн темасы

Районда ягулык сезонына әзерлек буенча эшләр 1 сентябрьгә төгәлләнәчәк

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ТКХ объектларын ягулык чорына әзерлек мәсьәләләре буенча республика штабының видеоконференция режимында утырышы үтте. Утырыш барышында Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев чыгыш ясады.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Камил Нәҗмиев үзенең чыгышында районда 2021-2022 елгы ягулык чорына әзерлек буенча эшләрнең барышы турында сөйләде.

Районда язгы чорда ук район башкарма комитеты карары белән җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның һәм җылылык энергиясе кулланучыларның кышкы чорга әзерлеген тикшерүне үткәрү программасы, шулай ук ТКХ объектларының әзерлеген тикшерүне үткәрү комиссиясе составы расланган.

–Районда җылылык белән тәэмин итүче оешма берәү – “Минзәлә районы Коммуналь челтәрләр” АҖ. Ул шәһәрдәге 48, авыллардагы 70 казанга хезмәт күрсәтә. Аларның кышкы чорга әзерлеге 90 процент тәшкил итә.Социаль һәм мәдәният өлкәсендә җылылык энергиясен кулланучы 146 объект бар. Шулардан мәгариф объектларының  ягулык сезонына  әзерлеге 92 процент, мәдәният буенча –90, сәламәтлек саклау объектлары буенча –87, спорт объектлары буенча –80, социаль яклау объектлары буенча 75 процент тәшкил итә. Районда ягулык сезонына әзерлек буенча  эшләр 1 сентябрьгә төгәлләнәчәк, – диде Камил Нәҗмиев.

Шәһәрдә 142, авылларда 27 күпкатлы йорт бар. Комиссия тарафыннан күпкатлы йортларның түбәләре, чардаклары һәм подваллары, йортлар эчендәге барлык инженерлык системалары тикшерелгән. Объектларның әзерлеген тикшерү нәтиҗәләре күпкатлы йортларны кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерлек паспортлары белән рәсмиләштерелгән. Вентиляция каналларын һәм төтен юлларын тикшерү 100 процент башкарылган. Күпкатлы йортларның 97 процентына әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән.

ВКСтан соң шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Шайсуваров ягулык чорына әзерлек буенча район штабы утырышын үткәрде. Анда 2021-2022 елгы ягулык чорына әзерлек буенча җаваплы затларга бурычлар куелды.

 


Нет комментариев