Редакция элеккеге хезмәттәшләренә бәйрәм күчтәнәчләре өләште
Көн темасы

Редакция элеккеге хезмәттәшләренә бәйрәм күчтәнәчләре өләште

Дилфас Галиев лаеклы ялга чыкса да редакциядә эшләвен дәвам итәчәк. Әмма статусы үзгәргәч “Татмедиа” АҖ филиалы “Минзәлә-информ” да кергән традиция буенча аңа да лаеклы бүләк тиде.

Өлкәннәр декадасы уңаеннан “Татмедиа” АҖ филиалы “Минзәлә-информ”да, ягъни Минзәлә редакциясендә һәм типографиядә   эшләгән элеккеге хезмәттәшләр, ветераннар хөрмәтләнде. Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган бәйрәм чарасына алар хөрмәтенә  азык-төлек тутырылган пакетлар, котлау открыткалары һәм 2019 елның беренче яртыеллыгына подписка  әзерләнде.   "Минзәлә-информ” ның бүлек редакторы Дилфас Галиев һәм менеджер Марсельеза Авзалова  өлкәннәрнең һәрберсенең өенә барып әлеге бәйрәм күчтәнәчен  өләштеләр, бәйрәм белән тәбрикләделәр, сәламәтлек, гаилә бәхете теләделәр   Элеккеге хезмәттәшләр  бәйрәм күчтәнәченнән бик канәгать калдылар, җитәкчелеккә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бүләкләнүче ветераннарыбыз Фотогалереяда


Нет комментариев