Росгвардия оешуга - 5 ел
Көн темасы

Росгвардия оешуга - 5 ел

Район буенча ведомстводан тыш сак бүлеге – Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре ведомстводан тыш саклау идарәсенең Татарстан Республикасы буенча филиалы эшчәнлеге турында филиал җитәкчесе, полиция майоры Назыйф Галимәрдәнов белән әңгәмә кордык.

(Минзәлә, әңгәмәдәш - Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

- Назыйф Хәнифович, сезнең бүлек Росгвардия структурасына кергәннән соң нинди үзгәрешләр булды?

- Шәхси составка физик һәм юридик затларның милкен килешү буенча Саклау, яшәешне тәэмин итү объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарның террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә мөһим функцияләр йөкләнде. Алар арасында хакимият биналары, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һәм башкалар бар.

- Гражданнар өчен сак хезмәте турында сөйләсәгез иде

- Ведомстводан тыш сак бүлеге гражданнарның дәүләт һәм шәхси милкен саклау буенча планлы эш алып бара. Бүлектә объектларны саклау буенча эшне нәтиҗәле тәэмин итүче квалификацияле хезмәткәрләр эшли. Саклана торган ОВО объектларында бары тик Росгвардиянең «Охрана» махсус фәнни - тикшеренү үзәгендә мәҗбүри тест узган югары ышанычлы сак приборлары гына кулланыла.

- Урлашу, талау һәм һөҗүм итүләрне булдырмау максатыннан сез сак сигнализациясе урнаштырасыз.

- Әйе, һәм шуның белән бергә, билгеле бер урында урнаштырылган ашыгыч чакыру кнопкасы, шулай ук брелок рәвешендә мобиль элемтә чарасы киң тарала башлады. Тревога сигналы буенча, санаулы минутлар эчендә, югары әзерлек дәрәҗәсе булган Росгвардиянең кораллы һәм экипировкалы хезмәткәрләре сигнал килгән адрес буенча бара.

- Бу елның 27 мартында Росгвардия оешуга 5 ел тула.

- Әйе, без барлык хезмәткәрләрне һәм хезмәт ветераннарын чын күңелдән котлыйбыз. Барыгызга да нык сәламәтлек һәм бәхет телибез. Һәм штаттан тыш хәлләр, бигрәк тә тормышка куркыныч тудыручы хәлләр мөмкин кадәр азрак булуын телибез.


Нет комментариев