Минзәләнең нигездә 2012 елда туган үсмерләрдән торган командасы һәм тренер Рөстәм Саранов белән элемтәне өзмиләр.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Күптән түгел бу команда өчен Казанның "Динамо" спорт җәмгыяте базасында җыен үтте. Шуның кысаларында ике иптәшләрчә очрашу үткәрергә вакыт таптылар.
Рөстәм Саранов, хәбәрчебез белән аралашкан арада, тагын бер яңалык җиткерде. Махсус тестлар үткәч, Минзәләнең яшь футболчыларын "Зенит" футбол академиясе үткәрә торган Бөтенроссия турнирына чакырганнар.
Нет комментариев