Роза ханым – атказанган укытучы
Без бу хәбәрне күптән көттек.
Озак еллар буе район мәдәниятен күтәрүдә нәтиҗәле эшләгән, “Умырзая” бию ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе булган Роза Биктаһированың, атказанган гына түгел, тамашачы, укучылары яраткан халыкчан исемгә лаек икәнен берәү дә инкарь итмәде. Әмма тиешле кәгазьләр тутыручы чиновниклар исемне рәсмиләштерә алмады. Ниһаять бу эшкә мәгариф бүлеге алынгач, хөрмәтле Роза Биктаһировага – гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе өстәмә белем бирү педагогы – “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев