12 июньдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшыруын хәбәр иткән идек инде.
(“Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина). Бу көнне Президент Рөстәм Миңнеханов ике тапкыр минзәләлеләрне телгә алды. Гөлнар һәм Фәиз Хуҗагалиевлар гаиләсенә "Ата-ана Даны" ордены тапшырылды (әлеге гаилә хакында “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2019 елның 22 ноябрь санында язып чыккан идек).
Ә якташыбыз – Бөек Ватан сугышында катнашкан Локман Гәрәевнең III дәрәҗә Дан ордены кызы Нурсинә Нуруллинага тапшырылды. Аның әтисе турындагы газетага басарга әзерләгән язмасы редакциянең портфелендә ята. Тиздән без аны газета укучыларга тәкъдим итәчәкбез.
Нет комментариев