16 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Минзәлә район буенча 2019 ел өчен физик затлардан милек салымнары буенча гомуми җыем 55,2 процент тәшкил итә.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Ландыш Кондратьева, район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе:
–Район буенча физик затлардан милек салымнары 48,4 млн сум исәпләнгән, шуларның 26,6 млн сумы түләнгән. Җир салымы буенча ул 59 процент, мөлкәткә салым буенча – 54,3 процент, транспорт салымы буенча – 54,4 процент.
Авыл җирлекләре арасында барлык салымнар буенча да иң югары процент – Аю авыл җирлегендә – 80,1 процент, Яңа Маҗын авыл җирлегендә – 76,4 процент, иң түбәне Воровский һәм Яңа Мәлкән авыл җирлекләрендә.
Нет комментариев