Санитар-экологик ике айлык башланды
Көн темасы

Санитар-экологик ике айлык башланды

Районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик ике айлык игълан ителде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Ике айлык кысаларында оешма, предприятие тирәләрен, паркларны, урамнарны чистарту буенча өмәләр узачак. Экологлар катнашында тиешсез урыннардагы чүплекләрне ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. Административ штрафларга тартылмыйм дисәң, йорт-тирә яннарын да чистартыр вакыт бу, җәмәгать.

Шуңа күрә иренмәскә – атна саен, җомга көнне, үзегезнең йорт тирәләрен, оешма-предприятие теририторияләрен җыештырып алырга кирәк.


Нет комментариев