Сайлау участогы цифрлы технология белән коралланган
Көн темасы

Сайлау участогы цифрлы технология белән коралланган

(Минзәлә районы, "Татар-информ", Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ") Педагогия көллиятендә урнашкан участок сайлау коммиссиясендә тавыш бирүчеләр депутатларны Минзәләдә бердәнбер булган электрон тавыш бирү комплексы аша сайлаячаклар.

Участокка иң беренче булып килгән Николай Пермяков, бу яңалыкны җиңел кабул итте. Хәзер өлкән яшьтә булучылар да цифрлы технологияләрне үзләштерәләр, көн саен кирәк бит, диде ул.

- Мин тавышымны Татарстаныбызның киләчәге өчен бирдем. Дәүләт Советына сайлауларда актив катнашып без үзебезнең җитәкчеләребезгә сигнал бирәбез бит, кабул иткән карарларыгыз дөрес, планнар - позитив. Шулай эшләвегезне дәвам итегез!

Бу участокта унбиш булган арада ике дистәгә якын сайлаучы килде. Конституцион хокукыбызны үтәгәч, мондый кояшлы көнне үз мәшәкатьләренә керешә һәркем. Тукайча әйтсәк:

Иң мөкатдәс нәрсә эш,

Бары ул китерер җимеш!!!


Нет комментариев