“Школьный” скверында 107 агач утыртылды
Көн темасы

“Школьный” скверында 107 агач утыртылды

“Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль программасы буенча төзекләндерелүче “Школьный” скверында берничә төрдәге агачлар үсә хәзер.

(Флүрә Мусина, 26 октябрь, Минзәлә-информ)

Сквердагы элек үсеп утырган агачларның корыган ботакларын кисеп, кәүсәләрен агартып куйдылар. Болардан тыш көзен тагын 107 төп агач утыртылды.

Рамил Ягафаров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:

–Федераль программа буенча скверга 8 төбе юкә, 10 клен, 50 төп спирея, 24 төп лапчатка, 15 төп ак дёрен утыртылды.


Нет комментариев