Сукырлар җәмгыятенең Минзәләдәге җирле бүлекчәсендә бәйрәм чарасы узды
Көн темасы

Сукырлар җәмгыятенең Минзәләдәге җирле бүлекчәсендә бәйрәм чарасы узды

Әлеге чара 13 ноябрь көнне билгеләнеп үтә торган Халыкара сукырлар көненә багышланды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте Россиядә 1925 елда барлыкка килә. Ә җәмгыятьнең Минзәләдәге җирле бүлекчәсе 1930 елда оеша һәм бүгенге көндә ул мәдәни мирас йортында клуб формированиесе буларак актив эшчәнлек алып бара. Оешма белән Фидалия Шәймәрданова җитәкчелек итә.

Бәйрәм чарасы да мәдәни мирас йортының актлар залында узды. Чарага килүчеләр алдында районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, ветераннар советы җитәкчесе Фиразия Сафиуллина һәм Фидалия Шәймарданова чыгыш ясап, җылы теләкләрен җиткерде. 

Минзәлә педагогия колледжының педагого-психологик сыйныфлары укучылары, студентлары сукырлар җәмгыяте әгъзаларына җырлы, биюле концерт программасы күрсәтте. 
Шулай ук бәйрәм чарасында 2023 елда үзләренең туган көннәрен — түгәрәк даталарын билгеләп үтүче җәмгыять әгъзалары да тәбрикләнде. Шуларның берсе, 10нчы ноябрьдә 90 яшен тутыручы Зоя Кривова. Зоя Гурьевна 3нче санлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

—Бүген бәйрәм узган әлеге бина, аның сукмагы, диварлары минем өчен бик тә таныш һәм кадерле. Мин әлеге бинада урнашкан балалар бакчасында 30 елдан артык хезмәт куйдым. Эшемне яратып башкардым. Балалар нинди генә булмасын: шукмы алар, тыңлаусызмы — аларны чын күңелдән яратырга кирәк, — диде ул эшләгән елларын искә төшереп. 

Бәйрәмгә килгән тагын бер юбиляр Рәвия Калинина да җәмгыять җитәкчесе Фидалия Шәймәрданова кулыннан туган көн бүләге алды. Бәйрәмгә килә алмаган юбилярларны исә өйләренә барып котлаячаклар. 

Юбилярларга бүләкләр алуда, бәйрәм табыны әзерләүдә җәмгыятькә Алексей Юдин, Илзирә Вәлиева һәм Елена («Зимушка» кибете") зур ярдәм күрсәткән. 

Сан

Сукырлар җәмгыятенең Минзәләдәге җирле бүлекчәсе үз эченә өч районны берләштерә: Актаныш, Минзәлә һәм Мөслим районнары. Бүгенге көндә җәмгыятьтә 160 күрү буенча инвалидлыгы булган кеше исәпләнелә.


Нет комментариев