Сыйфат күздән ычкындырылмый
Көн темасы

Сыйфат күздән ычкындырылмый

Бүген район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында планеркалар үткәрде.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Шәһәрнең беренче урта мәктәбендә, “Нефтьчеләр” спортзалында капремонт, балалар поликлиникасы төзелеше, Изыскательләр урамында күпкатлы йортлар ишегалларын, Ленин исемендәге паркны  төзекләндерү буенча җаваплы оешмалар җитәкчеләре белән эш барышын карадылар.

Беренче урта мәктәптә капремонт эшләре төгәлләнү алдында. Эчке бизәү, территорияне төзекләндерү эшләренең соңгы штрихлары бара. Төп игътибар ашханәгә юнәлтелгән: кайтарылган яңа җиһазлар урнаштырыла.

Мәктәпнең педагоглары да бина эчендә кайнаша, кемдер җиһаз күчерешә, кемдер кабинетлар җыештыра, тәрәзә, идән юа.

– Подрядчы оешмаларның, төзүчеләрнең бурычы – башкарылган эшләрне тагын бер кат җентекләп карап чыгып, сыйфатны күздән ычкындырмау, объектны тапшыру срогына өлгертү, – диде район башлыгы Айдар Салахов.


Нет комментариев