Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

ТАССРның 100 еллыгы флагы Минзәләдә!

Бүген Минзәлә ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Тантаналы чара шәһәрнең Муса Җәлил паркында узды. Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов флагка шәһәр гербы тегелгән билгене беркетте.

(Минзәлә, 19 август, “Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). Минзәләдә Татарстан АССР төзелүенең 100 еллыгы флагы эстафетасын каршы алдылар. Безнең районга килеп җиткәнче ул республиканың яртысын диярлек узды: кичә Лениногорск шәһәрендә булса, иртәгә – Әгерҗегә килә.

"ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы-бик мөһим вакыйга. 100 ел-ул бер гасыр. Безнең республика алга гына атлый, - бу безнең шәһәр һәм район буенча ачык күренә. Күп нәрсә эшләнә, проектлана. Яшьләр ярдәме белән бу проектлар алга таба да дәвам итәчәк», - диде Айдар Салахов.

Чара матур концерт номерлары белән үрелеп барды.

Тулы видеосюжетны безнең Инстаграмнан https://www.instagram.com/menzela_menzelinsk/ һәм YouTube каналыннан https://www.youtube.com/channel/UCTSa0yqPVZPFFWb4TlKRIXQ карый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев