Татарстан Республикасы көне уңаеннан Минзәләдә беренче урта мәктәпнең спорт мәйданчыгында яңа футбол кырын ачу тантанасы узды
Көн темасы

Татарстан Республикасы көне уңаеннан Минзәләдә беренче урта мәктәпнең спорт мәйданчыгында яңа футбол кырын ачу тантанасы узды

Бүген Татарстан Республикасы көне уңаеннан Минзәлә муниципаль районында күп төрле чаралар үткәрелә. Чараларның берсе – беренче урта мәктәпнең спорт мәйданчыгында яңа футбол кырын ачу тантанасы булды.

(© Минзәлә, Мензеля-информ) Тантанага җыйналган һәркемнең йөзендә шатлык нурлары, бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, яшь армиячеләр һәркемне сәламләп, бәйрәм символы булган ленталар өләшәләр. 
Спорт мәйданчыгына керү юлында тере колонна булып баскан мәктәп балалары, спортчылар кунакларны алкышлар белән генә түгел, спорт турындагы шигырь юллары белән дә сәламләделәр. 
Яңа футбол кырын ачу тантанасында чыгыш ясап, район башлыгы Айдар Салахов барлык балаларны, укытучыларны, тренерларны, ата-аналарны, барлык кунакларны бәйрәм белән котлады, яңа спорт мәйданчыгы ачылу шатлыгын уртаклашты: 

–Мәктәпне сагынуыгыз сизелеп тора, барыгызның да күңелләре күтәренке. Бүген икеләтә, өчләтә бәйрәм: беренчесе – Республика көне. Барыгызны да бәйрәм белән! Икенче бәйрәм – ул көтеп алган футбол мәйданчыгының тапшырылуы. Бу спорт сөючеләргә яңа мөмкинлекләр ача, сезгә зур җиңүләр! Һәрвакыт спорт белән янәшә атлагыз, даими шөгыльләнегез! Өченче вакыйга – ул яңа уку елы, моңа санаулы көннәр калды, яңа уку елы зур уңышлар алып килсен! 
Беренче урта мәктәп директоры Ольга Ильина үзенең чыгышында болай диде: 
–Әлеге яңа спорт мәйданчыгы өчен без барыбыз да шат. Мәктәп спортта югары күрсәткечләр яулаган укучылары белән хаклы рәвештә горурлана. Бүгенге бәйрәмдә муниципаль район һәм республика ярышларында җиңү яулаган волейболчылар да, футболчылар да, баскетболчылар да, боксерлар да катнаша. Әлеге яңа спорт объекты безне яңа биеклекләргә, яңа үрләргә этәрсен. Мондый зур бүләк өчен республика һәм район җитәкчелегенә, төзүчеләргә укучылар һәм ата-аналар һәм укучылар коллективы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәм. 
Ольга Владимировна һәрдаим кайгыртучанлык күрсәткәннәре, таяныч булганнары өчен район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллинга,төзекләндерүдә ярдәм иткән “Чиста шәһәр” МУП директоры, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Виталий Рубцовка Рәхмәт хатлары тапшырды. 
–Спортта җиңү яулау җиңел түгел, моның өчен күп шөгыльләнергә, нык тырышырга, спорттан аерылмаска кирәк. Сезгә һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын! –диде ТОС№3 җитәкчесе Надежда Волощенко һәм барлык ТОСчылар исеменнән балаларга футбол туплары бүләк итте. 
Яңа футбол мәйданчыгында бүген ишегалды командалары арасында мини-футбол буенча йомгаклау ярышлары башланып китте. Ярышларны ачык дип игълан итеп, Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов яңа футбол мәйданчыгында капкага беренче тупны тибеп җибәрде. 

–Сезгә уңышлы стартлар һәм җиңүләр!– дигән теләкләрен җиткерде ул яшь спортчыларга. 

Артем Әхмәдиев, Егорь Елхов, Рамазан Закиров: 

–Без “Олимп” спорт мәктәбенә футбол буенча тренировкаларга йөрибез. Футбол уйнарга бик яратабыз. Ярышларда актив катнашабыз. Спорт ул безне чыныктыра, шуңа күрә без үскәч тә спорттан аерылмаячакбыз. 

Безнең өстәмә 

–“Спорт объектлары һәм мәйданчыклары төзелеше” дигән дәүләт программасы нигезендә узган ел 3,2 млн сумга шәһәребезнең “Нефтьчеләр” паркында, 1 нче урта мәктәп территориясендә спорт тренажерлары урнаштырылган иде, Садак бистәсендә 7 млн сумга модульле чаңгы базасы (республика бюджетыннан –6 млн сум, төзекләндерүгә җирле бюджеттан 1 млн сум) файдалануга тапшырылган иде. Быелгы программага беренче урта мәктәптә мини-футбол мәйданчыгы, шәһәрдәге бер спорт мәйданчыгында хоккей корты төзү кертелгән иде. Мини-футбол мәйданчыгы төзү өчен республика бюджетыннан 3,2 млн сум бүлеп бирелде. Әлеге объектның генподрядчысы – “Татлизинг” дәүләт унитар предприятиесе. Барлык эшләр дәүләт стандарты таләпләре нигезендә башкарылган.


Нет комментариев