Татарстан Республикасы көне алдыннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында азхәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен социаль эш буенча белгеч Фәттахова Ландыш “Тургай” социаль приютының балалары белән берлектә арт-терапия технологиясе буенча дәрес үткәрде.Татарстан Республикасы көне алдыннан Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында азхәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар өчен социаль эш буенча белгеч Фәттахова Ландыш “Тургай” социаль приютының балалары белән берлектә арт-терапия технологиясе буенча дәрес үткәрде.
Әлеге чара «Буыннар бәйләнеше» проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде. Азхәрәкәтләнүче әби-бабайлар балалар белән берлектә татар милли бизәкләрен төшереп пластилиннан картиналар ясадылар. Эш барышында өлкәннәр балалар белән аралаштылар, социаль хезмәт алучылар Гринев Василий, Шәмсетдинов Дияз, Нуриев Нәзметдин үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр. Бердәм эш кызыклы һәм файдалы узды. Чара азагында әлкәннәр балаларга уңышлы уку дәверен, хыялларының чынга ашуларын, куйган максатларына ирешүләрен теләделәр.
Нет комментариев