Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары Марат Җәббаров “Ялкын” яшьләр үзәге белән танышты

Марат Җәббаров Минзәләдәге эшлекле визиты вакытында район башлыгы Айдар Салахов белән төзекләндерелгән “Ялкын” яшьләр үзәген карады.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Үзәк җитәкчесе Ирина Михайлова кунакларны бинадагы бүлмәләр белән таныштырып чыкты. Үзәк коллективы, яшьләр бүлеге, спорт мәктәпләре хезмәткәрләре белән аралашу исә актлар залында узды.

Марат Җәббаров, Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:

–Буада эшләгән вакытта без дә шушындый объект булдырган идек. Ул мәктәп укчылары, студентлар, яшьләр белән эшләүдә позитив тәэсирләр бирде. Үзәкне ачу белән үк бөтен көчне куеп, аны тулы куәтенә эшләтеп җибәрергә кирәк. Искиткеч объект, купшы ремонт! Әлеге үзәккә беренче керү белән үк кеше позитив алырга тиеш, негативка урын калмасын. Бирегә килгән яшьләргә үз ирекләрендә күбрәк шөгыльләнергә юл ачарга кирәк, лекцияләр белән артык йөкләргә кирәкми. Яшьләрне тәрбияләгәндә аларның кызыксынулары, мәнфәгатьләре һичшиксез исәпкә алынырга тиеш. Әлбәттә, авыл яшьләрен дә бирегә җәлеп итәргә, аларны өйрәтергә, кызыклы юнәлешләр бирергә кирәк.

Айдар Салахов, район башлыгы:

–Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән яшьләр өчен бик матур бина җиткерелде. Гомумән алганда, районда соңгы елларда балалар өчен яңа яки төзекләндерелгән объектлар ачылып тора. Балалар, яшьләр – безнең киләчәгебез. Алар уңайлы шартларда үсәргә, тәрбия алырга тиеш.

“Ялкын” яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова да үз чиратында республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, яшьләрне бирегә җәлеп итү өчен коллектив белән бөтен көчен куеп эшләячәкләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев