2020 елның гыйнвар-ноябрь айларында чыккан журналларны “40 тартма” кибетеннән сорагыз.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Бүгенге көндә “ТАТМЕДИА” басмаларыннан Минзәләдә иң сатыла (укыла) торганы билгеле инде - район газетасы. “Салават күпере”, “Чаян”, “Сөембикә” журналлары лидерлар рәтендә. “40 тартма”, “Сезон” кибетендә алда саналганнары белән беррәттән “Казан утлары”, “Сабантуй”, “Сәхнә” журналлары да сатыла.
Укытучылар коллективлары “Мәгариф” журналын безнең аша кайтарта башлады.
Нет комментариев