Режим бозучыларга саллы штрафлар каралган.
Татарстанда агымдагы елның 20 декабреннән башлап 2019 елның 10 гыйнварена кадәрге чорда янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу хакта бүген журналистлар өчен үткәрелгән брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары-күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе начальнигы Сергей Сергеев хәбәр итте.
Сергей Валентинович үзенең чыгышында төп игътибарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклауга, бигрәк тә балалар травматизмына һәм үлеменә каршы профилактика чараларына ю нәлтте.
Янгыннарның һәм аларда үлүчеләр санының арта баруы республика җитәкчелеген дә борчуга сала. Янгыннарның төп сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, аеруча тәмәке тарту һәм алкоголь куллану белән бәйле, мичләрдән һәм электр җайланмаларыннан файдаланганда саклык чаралары күрмәү. Электр челтәрләренә нагрузка арту да янгын чыгу куркынычын көчәйтә. Статистика шуны күрсәтә, янгында үлүчеләрнең аеруча күп өлеше торак секторына туры килә.
Янгын бернәрсәне дә аямый шул, ялгышларыбызны да, саксызлык күрсәтүне дә. Безнең район буенча быел гыйнвар башында Воровский исемендәге совхозда булган, анда ата кешенең һәм ике баласының гомерен өзгән янгын мисал итеп китерелде бүгенге брифинг барышында. Шул ук вакытта йортларда янгыннан уятучы автоном җиһазларның урнаштырылуы күп кенә бәлаләрдән саклап калыр, кешеләрне вакытында уятып, янгыннан кисәтү мөмкин булуы ассызыкланды..
Озакламый Яңа ел чаралары башлана. Кеше күп җыелып торган урыннарда, аеруча массакүләм бәйрәм чаралары үткәрелүче объектларда, бигрәк тә балалар учреждениеләрендә, саклык чараларын көчәйтергә кирәклеге ассызыкланды. Янгынга каршы махсус режим кертелүе дә шушы бәйрәм чараларына бәйле. Шушы чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен сакламаучыларга карата административ штраф салу каралган: гражданнарга –2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазифаи затларга – 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр; эшмәкәрләргә – 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга –200 мең сумнан 400 мең сумга кадәр.
Нет комментариев