Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров бүген “Кама Беконы” компаниясенең Минзәлә районында урнашкан подразделениесендә булды.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”)
Аны Балтайдагы терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән “Кама Беконы” җитәкчесе Илдар Галәветдинов һәм аның урынбасары Равил Сафиуллин таныштырды. Компания җитәкчеләре биредәге эшчәнлекләре хакында һәм проектны тормышка ашыру турында җентекләп сөйләделәр. Савым сыерлары өчен эре комплекс төзүгә әзерлек барышында Балтайда комплекста кулланылачак барлык яңа технологияләр дә тикшерү үтә. Яңа инвестор Балтай комплексында 1 237 млн сум акча керткән инде. Дания һәм Эстониядән нәселле таналар алып кайтылган, биредәге ферма модернизацияләнгән һәм яңа җиһазлар урнаштырылган. Бүген биредә 8,7 тонна сөт савыла. Инвесторның фермаларында 86 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 35 892 сум. Балтайдагы нәселле таналар көненә 30 кг хәтле сөт бирәләр. Балтайда министрга яңа төзеләчәк сөт комплексын презентацияләү булды. 2021-2023 нче елларда 2 этапта төзеләчәк комплекста 6 мең баш савым сыеры асралачак. Инвестицияләрнең тулаем күләме 3,3 млрд сумга җитәчәк.
Нет комментариев