Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тауасты Байлар уңганнары Шәфкатьлелек йортында тәрбияләнүче өлкәннәргә бүләк ясаячаклар

Авылның мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Изгелек — кояш нурына тиң ул» дип аталган девиз астында, «Яхшылык өчен» акциясенә кушылды.

 

Мөслимә  Гайниева, Тауасты Байлар авылы «Нур» халык театры режиссеры:

— Акция кысаларында Минзәләдәге Шәфкатьлелек йорты өлкәннәре өчен (һәрберсе өчен) йон оекбашлар бәйләргә җыенабыз. Махсус программа әзерләп, күчтәнәчләр алып, картлар йортында тәрбияләнүче абый-апаларыбызның күңелләрен җылытып, моңлы җырларыбызга буләкләребезне дә кушып, рухи азык бүләк итәргә уйлыйбыз. Шулай ук авылыбызда гомер итүче ярдәмгә мохтаҗ абый-апаларның да хәлләрен белеп, ярдәм итү күздә тотыла.

безнең өстәмә

Тауасты Байлар авылының уңган мәдәният хезмәткәрләре «Яхшылык өчен» акциясен 28 ноябрь көнне, махсус хәрби операциядәге һәм госпитальдәге яралы егетләребезгә чәкчәкләр пешереп, башлап җибәрделәр. 6 декабрь көнне «Изгелек кыл» марафонда чәкчәк пешереп катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев