Тауасты Байларда Көлтә бәйрәме ел саен үткәрелә. Быел да шушы күркәм гадәт буенча басу юлларында шаулап узды бу бәйрәм.
(Минзәлә, 27нче август, “Мензеля-информ”, Чулпан Шафикова). Тауасты Байларда Көлтә бәйрәме 2004нче елдан бирле оештырыла.
Бәйрәмне Түбән Тәкермән, Тулбай, Исәнгол, Түбән Юшады, Калтак, Тауасты Байлар авыллары мәдәният йортлары әзерләп үткәрде.
“Районыбызның төрле милләт халыклары белән бергәләп, кайсы милләттә бу бәйрәм ничегрәк үткәрелгән – шуларны күрер өчен без басуга җыелдык. Көлтә бәйрәмен үткәрер алдыннан әби-бабайлардан бөтен нечкәлекләрне сораштырдык, чөнки безнең бурыч - үзебез белгәнне яшь буынга – балаларыбызга, оныкларыбызга калдыру. Алар халкыбызның үткәнен, тарихын белергә тиешләр, менә шушы максаттан Көлтә бәйрәмен үткәрәбез.”- дип сөйләде Мөслимә Гайниева - Тауасты Байлар мәдәният йортының “Нур” халык театра режиссёры.
Әбиләр борынгы традиция буенча кичтән арыш басуына барып, көлтә бәйләделәр. Аларга бу эш ниндидер җиңеллек, яшәү дәрте өстәде. Ә икенче көнне күңелләрне дулкынландырган - комбайннар парады булды. Анда бару үзе бер зур бәйрәм: көлтәләр салынган атларга утырып, җырлап бару дисеңме, ул гармун сузып җибәрүләр...
Газетабызның алдагы саннарында әби-бабаларыбыздан килгән умач ашын пешерү серләрен көтеп калыгыз! Фото һәм видеоларны социаль челтәрләребездән эзләгез!
Нет комментариев