Тавышыбыз әһәмияткә ия
Көн темасы

Тавышыбыз әһәмияткә ия

Шәһәребезнең үзәгендәге сайлау участколарының берсендә –автомәктәп бинасында урнашкан 1974 нче сайлау участогында – иртәдән бирле җанлылык.

Сайлауга килүчеләр өчен әлеге участокта уңайлы мохит булдырылган. Иң беренче күзгә ташланганы шул, һәркемгә күренерлек урында сайлаучылар өчен мәгълүматлар стенды урнаштырылган. Әйтик, бюллетеньнәрне тутыру үрнәкләре, теркәлгән кандидатлар турында мәгълүматлардан тыш, әлеге сайлау участогына кергән урамнар-йортлар исемлеге белән дә танышырга була. Өлкән яшьтәгеләргә шунысы да уңайлы, сайлау участогы бинаның беренче катында урнашкан (элекке сайлауларда ул бинаның икенче катында иде).

Таһир Исмагилов, участок сайлау комиссиясе рәисе:

– 1974 нче сайлау участогында барлыгы 703 сайлаучы исәпләнә. Сайлауларда закон бозулар юк, участокта хокук саклау органы вәкиле кизү тора, ә  сайлауларның үтүен күзәтүчеләр күзәтеп тора.  Сәгать унга сайлаучыларның 235е (33 проценты) үз тавышларын бирде.

Сайлау участогына иң беренчеләрдән булып килүчеләр белән әңгәмә куертып, фикерләрен сораштырдык.  Алар арасында – өлкәннәр дә, яшьләр дә.

Оксана Зарипова, Балалар иҗат мәктәбендә хореограф:

–Мин сайлауга улым Тимур белән килдем. Иртүк килергә булдык, чөнки бүгенгә бик күп эшләр планлаштырылган. Шуңа күрә сайлау участогына килеп үземнең гражданлык бурычымны үтәргә ашыктым. Бүгенге тормышыбыз матур, киләчәктә тагын да яхшырак булсын, балаларыбыз үсеп үз хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлекләр тудырылсын – шундый якты теләкләр, уйлар белән тавышымны үзем хуп күргән кандидатка, партиягә бирдем, ышанычыбызны аклаячакларына иманым камил.

Айдар Самигуллин, горгаз мастеры:

–Киләчәгебез турында кайгыртып, үзебезнең тавышның әһәмияте зур дип сайлауга килдем. Шәһребездәге уңай үзгәрешләрне күреп торабыз, чөнки эшкә бәйле рәвештә шәһәрдә күп йөрибез, кешеләр белән аралашабыз. Автомобиль юллары яхшырды, тротуарлар салына, күпкатлы йортларга капремонтлар башкарыла, иске-москы сарайлар сүтелә, автостоянкалар төзелә, урамнарда бигрәк тә энергия саклаучы яктырткычларның урнаштырылуы да безнең игътибардан читтә калмый, шәһәрдә яшәүчеләргә уңайлыклар күп. Ишегаллары төзекләндерелә, яңа балалар мәйданчыклары булдырыла. Шәһәрдәге чисталык та күзгә ташлана. Урамнарга күмәкләшеп агачлар утырту да әйбәт күренеш, яшеллек дигән сүз. Бу һәркемнең күңелен күтәрә. Бердәм булсак, бер-бер-беребезне аңласак, күп нәрсәгә, куйган максатыбызга ирешербез. Партияләр, депутатлар тарафыннан таяныч, ярдәм булуын сизеп тору шәһәребездә, районда күп эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.

Елена, район үзәк хастаханәсендә санитарка:

–Иртәнге сигезгә эшкә барырга кирәк, шуңа күрә иртүк сайлауга килдем. Тормышыбызның тагын да яхшыруына ышаныч белән киләбез сайлауга. Без сайлаган депутатлар халыкның мәнфәгатьләре турында кайгыртсыннар дип. Әйтик, безнең сферада эшләүчеләрнең хезмәт хакларын бераз арттырсыннар иде. Ә гомумән алганда, тормыш матур, алга таба да дөньялар тыныч булсын. Соңгы елларда безнең шәһәребездә уңай үзгәрешләр күп: парклар, скверлар төзекләндерелә, аларда уен һәм спорт җайланмалары урнаштырылган. Булдырылганның кадерен белергә генә кала, кайберәүләр аңламый, ваталар, чүпләрен теләсә-кайда ташлап китәләр, андыйлар булмасын иде арабызда. Матурлыкны, байлыкны бергәләп саклыйк.

Акцент

Бүген Татарстанда Бердәм тавыш бирү бара. Татарстанда яшәүчеләр ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлыйлар. 100 депутат мандатына 8 сәяси партиядән һәм  үз-үзләрен тәкъдим итүче 430 кандидат дәгъва кыла. Сайлаулар сайлаучыларның югары активлыгы белән үтә. Татарстан Дәүләт Советына сайлауларны 103 региональ һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары яктырта. Әлеге сайлауларны моңарчы күрелмәгән күзәтүчеләр күзәтә, кайбер участокларда аларның  саны 25кә җитә. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларыннан күренгәнчә, сайлауларда закон бозулар юк, шикаятьләр кермәде.


Нет комментариев