Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сайларга килүчеләргә җырлар бүләк иттеләр

Урыс авыл мәдәния йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләүче Фәнүзә Габдуллина 1966 нчы сайлау участогында гаиләсе белән тавыш бирде.

(Минзәлә, 13 сентябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Әлеге сайлау участогында исемлеккә сайлау хокукына ия булган 180 сайлаучы кертелгән, ике көндә аларның 50 проценттан артыгы тавыш бирергә өлгергән инде. Шулай ук  бинадан читтә, өйләрендә  тавыш бирергә теләүчеләр 9 кеше исәпләнә.

Фәнүзә һәм Расим Габдуллиннар гаиләсе – авылда гына түгел, районыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе. Җирлектә үткәрелгән җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Гаиләләре белән сәнгать җанлы кешеләр. Гаилә башлыгы Расим 15 ел буена клуб мөдире булып  эшләде. Фәнүзә  моңа кадәр авыл почта бүлегендә начальник та, почтальон да булып эшләде, менә хәзер өченче елын авыл мәдәният йортында хезмәт куя. Игезәк уллары Илшат белән Илдус та, әти-әнисе кебек, сәнгатьне яраталар: өздереп гармунда уйныйлар, төрле бәйгеләрдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар.

Фәнүзә Габдуллина:

–Без сайлау көнен бәйрәмгә тиңлибез. Күңелләребез күтәренке. Без сайлаган авыл җирлеге депутаты, Президентыбыз безнең мәнфәгатьләрне кайгыртуга көчләрен кызганмаслар дип ышанабыз. Бүген сайлау участогына килүчеләргә бүләк булсын дип гаиләбез белән концерт номерлары әзерләдек: ирем Расим белән улым Илдус гармунда татар көйләрен уйнадылар, мин үзем аларга кушылып җырлар башкардым. Тормышыбыз матур, күз тимәсен. Һәрбер көнгә сөенеп яшибез. Улларыбыз да үсеп җитте, армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Киләчәктә дә сынатмаслар дип ышанабыз. Дөньялар тыныч-имин булсын, җырлап, уйнап-көлеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев