Техникум командасы җиңүче булды
Уку йортларының КВН командалары арасында үткән көч сынашуда авыл хуҗалыгы техникумы укучылары Кубокка ия булды.
Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Командалар өч төрле ярышта үзләренең интелектуаль, музыкаль әзерләрен күрсәттеләр. Педагогия көллияте укучылары хәтта шәһәрдәге тормышны сатира аша күрсәтергә омтылды. Бүгенге уен туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы кысаларында үтсә дә, татар телендә чыгыш бик аз булды. Педкөллиятнең кайчы белән телне өйрәтергә омтылу турындагы видеосы бу юнәлештә бүгенге халәтебезнең ни хәлдә икәнен бик ачык күрсәтте.
Берничә ел буе бергә уйнауларының нәтиҗәсе күренеп тора- сюжетлар шома иде, тамашачылар һәр чыгышны бик җылы кабул итте.Шулай да техникум командасы һәр сынауда башкалардан өстен булды. Шуңа кубок та аларга бирелде.
Командаларның ничек уйнауларын бераз күзаллау өчен минем инстаграмм битеннән карарга мөмкин.
Минем фикер белән килешмәүчеләрдән, үз фикерләрен көтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев