Цифрлы телевидениега күчү тирәсендә барган ажиотажга бераз ачыклык кертү максатыннан Яр Чаллы телецентры җитәкчесе Андрей Кокурин Минзәлә волонтерлары белән очрашу үткәрде.
Иң беренче эш итеп ул бүгенге көндә Летай кабель каналыннан, спутник тәлинкәсеннән үзләре яраткан каналларны караучыларны тыныч булырга чакырды. Чөнки алар инде күптән каналларны цифрлы технология аша күрсәтәләр. Үз телевизорларында1 нче каналда А хәрефе булучылар - бүгенге көндә иң борчылырга тиешле кешеләр. Чөнки 14 октябрьдән әлеге каналлар күрсәтми башлый, ә картинка урынына Россия күләмендәге кайнар телефон номеры чыгачак. 14 октябрьдә стресс кичермәс өчен үз телевизорларындагы каналларда А хәрефе күргән кешеләр 88552-30-87-54, 78-12-55 номерлары буенча шалтыратырга тиешләр. Районда Ирина Михайлова җитәкчелегендәге тәҗрибәле, алларында торган эшне җаваплы башкаручы волонтерлар бар (Илсур Гәрәев шуларның берсе).Алар соңгы ярты елда шактый күп кешегә ярдәм иттеләр. Телевизорсыз яши алмыйсыз икән, цифрага күчү буенча ситуацияне бүген үк үз кулыгызга алыгыз.
Нет комментариев