Күптән түгел кайткан вакцина күләме бик аз иде. Чиратта торучыларга да җитмәгән.
(Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ")
Ил Президенты Владимир Путин Ковидка каршы прививка ясаткач, вакцинация ясарга теләүчеләр саны артыр кебек. Безнең районда да соңгы партия вакцина бик аз булгач, язылучыларга җитмәде хәтта. Борчылуларга юл куймас өчен, без хастаханәнең баш табиб урынбасары Наил Асадуллинга мөрәҗәгать иттек.
"Тиздән яңа партия кайтачак.Күләме дә күп булачак", - диде ул.
Шул ук вакытта икенче кат прививка ясау дәвам итә. Редакциядә вакцинаның ике компонентын да ике кеше кадатты инде. Миңа икенче уколны шифаханәнең баш шәфкать туташы Марина Калганова ясады. Уртак тырышлык белән бу афәт миңа һәм вакцина ясаган һәркемгә йокмас дигән өметтә калабыз. Һәркемнең үз ихтыяры билгеле. Сәламәт яшәүне ничек күз алдына китерүгез хакында сезнең фикерләрегезне көтәбез. Вакцина ясату кемнәр өчен мәҗбүри булырга тиеш.
Нет комментариев