Киң күңелле авыл халкы әлеге эшләрне махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуын теләп башкара.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Бүгенге көндә, һәркем ничек тә булса, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә тырыша. Бердәм һәм дус булып ярдәм иткән авыл кешеләре бигрәк тә соклану тудыра, хөрмәт уята.
Гөлназ Гәрәева, Түбән Тәкермән авылы клубы мөдире:
—Махсус хәрби операция темасы беркемне дә битараф калдыра алмый. Үзебезнең дә кияүләр, оныклар бүгенге көндә махсус хәрби операция барган җирдә хезмәт итә. Аларга булышуның төрле юлларын эзләдек. Маскировка сеткалары— хәрби операция барган зонада иң мөһим әйберләрнең берсе. Башта үзем авылдашым Лилия Моратова белән бергә сетка үрергә өйрәнеп кайттык, соңыннан инде башка авылдашларны да өйрәттек. Шулай ук авылыбызның тырыш апалары хәрбиләр өчен дип токмач та кисә. Әлеге эшләр авыл клубында күмәк рәвештә башкарыла. Бер төркем ханымнар сетка үрсә, икенче бер төркем — токмач кисә.
Танк һәм БТРлар өчен 3кә 6 метрлы зур маскировка сеткаларын алар катлаулы үрү алымы белән үрәләр. Инде шундый өч сетка үрелеп, алгы сызыкка җибәрелгән. Чиратта — дүртенчесе.

Токмач басу эшендә дә авылның бик күп тырыш һәм уңган апалары активлык күрсәтә. Клубка килә алмаганнары өйдән басып җибәрә.
—Он, йомырка һәм башка шундый кирәк-яраклар сатып алу өчен акчалата ярдәм итүчеләр дә, күпләп йомырка алып килүче авылдашлар да бар. Айрат Сәхәбиев 20 мең сум акча бирде. Айрат Мәүҗетдинов, Альберт Фатыховлар 100-200 данә йомырка алып киләләр. Клубта техничка булып эшләүче Фәридә Хөсаенова да һәр эштә дә актив катнаша, сетка үрүче, токмач басучы апаларны чәй эчертә, бинаны җыештырып куя. Солдатлар өчен кирәк булган озак яна торган шырпы да ясарга өйрәндек. Моның буенча Фәридә апа мәктәп укучыларына да мастер класс күрсәтте, — ди клуб мөдире Гөлназ Гәрәева.


Әзер булган маскировка сеткаларын, токмачларны һәм башка кирәк-яракларны тәкермәнлеләр гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү белән шөгыльләнә торган волонтерларга илтеп тапшыралар. Бисмилла әйтеп басылган токмачлар солдатларга әниләренең тәмле ашы кебек көч бирер, ә дога укып, теләк әйтеп үрелгән сеткалар хәрбиләрне фәрештәдәй саклап торыр дип ышанасы килә.
Нет комментариев