Тулаем алганда, вәзгыять уңай, әмма уяулыкны югалтырга ярамый
Көн темасы

Тулаем алганда, вәзгыять уңай, әмма уяулыкны югалтырга ярамый

Кадрәктә Татарстан Республикасы Минзәлә районының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркемнең күчмә утырышы узды.

Минзәлә районының үз территориясендә күп милләт һәм конфессия вәкилләренең яшәве белән аерылып торуы беркем өчен дә яңалык булмаячак. Әлбәттә, күптәннән килүче тарихи шартлар нәтиҗәседә алар арасындагы мөнәсәбәтләр дустанә һәм тату булса да, җәмгыятьтә тотрыклылыкны саклау өчен бик тә мөһим булган әлеге юнәлештә уяулыкны һич кенә дә югалтырга ярамый. Кадрәк авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев җитәкчелегендә узган ТР Минзәлә районының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышында сүз нәкъ менә шул хакта барды.

Беренче булып Минзәлә районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы Илсур Хаҗиевның район территориясендә миграция торышы турындагы доклады тыңланды.

Гомумән алганда, докладчы тарафыннан бу юнәлештәге вәзгыять уңай бәяләнде, мигрантлар катнашында җитди хокук бозулар теркәлмәгән. Ягъни, мигрантлар факторы райондагы криминоген хәлгә йогынты ясамый диярлек.

- Кадрәк авыл җирлегендә милләтара низаг очраклары теркәлмәде. Моңа алшартлар күзәтелми. Җирлек территориясендә яшәүче һәр милләт вәкилләре үзара тату, дустанә яшиләр. Җирлектә мигрантлар юк. Полиция хезмәткәрләре һәм халык дружинасы әгъзалары катнашында милләтара ызгышларга юл куймау буенча профилактик эш алып барыла. Җиңү көне, Сабантуй, Яңа ел, Раштуа, Ураза һәм Корбан бәйрәме, Пасха, Питрау кебек бәйрәмнәр массакүләм төстә билгеләп үтелә,-дип Кадрәк авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның гореф - гадәтләрен, йолаларын саклау буенча алып барылган эшне тасвирлады аның башлыгы Хәлил Нәбиуллин.

 

Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллегенең милләтара һәм динара татулыкка ярдәм итү өлкәсендәге эш нәтиҗәләре буенча аның җитәкчесе Ирина Михайлова чыгыш ясады.

Районның башка учреждениеләре һәм оешмалары (беренче чиратта, белем бирү оешмалары) һәм җирле милли-мәдәни җәмгыятьләре белән җайга салынган эш нәтиҗәсендә бу өлкәдә эш уңышлы бара. Шул ук вакытта Ассамблея алдына милли-мәдәни җәмгыятьләрне милли автономияләр буларак теркәү эшен активлаштыру бурычы куелды. Чөнки үз статусларын күтәрү нәтиҗәсендә алар төрле грант программаларында катнаша алачаклар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева яшьләр арасында патриотик тәрбия эшен оештыруны уңай бәяләде.

Аның сүзләренә караганда, шул исәптән бу юнәлештә җайга салынган эш нәтиҗәсендә, район инде 8 ел дәвамында контракт хезмәтенә алынучы гражданнар  буенча республикада алдынгы урыннарны били.

Район прокуроры Феликс Хафизов шулай ук милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияле дип бәяләде һәм район территориясендә милләтара ызгыш очракларына юл куймау буенча уртак, җайга салынган (һәм бүгенге көндә уңышлы) эшне киләчәктә дә дәвам итәргә чакырды.

Сан (җирлек башлыгы Хәлил Нәбиуллин докладыннан):

Кадрәк авыл җирлеге Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча һәм Мортыштамак авылларын берләштерә. Җирлектә 242 шәхси хуҗалык, 536 кеше теркәлгән.

Милли состав – 525 татар, 3 рус, 6 украин, 2 әрмән. Җирлектә яшәүчеләрнең 30 процентын керәшеннәр тәшкил итә. Барлык авылларда да катнаш милли состав.


Нет комментариев