Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тулбай авылыннан оста куллы Сәгыйр Билалов интернет-магазин киңлекләрен үзләштерә

Әле сатуга түгел, үзләре өчен генә дип шәхси хуҗалыкларында чөгә балыгы да үрчетә башлаган

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Укучыларыбыз хәтерләсә, “Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 25 февраль санында коллегабыз Флүрә Мусинаның Тулбай авылының оста куллы гаиләсе Сәгыйр һәм Гөлсинә Билаловларга багышланган мәкаләсе чыккан иде.

Сәгыйр әфәнде агачтан искитмәле матур җиһазлар ясаса, Гөлсинә ханым үз ихаталарында авыл музее оештырган иде.

Быел Урыс авыл җирлегенең гражданнар сходын уңаеннан оештырылган күргәзмәдә аларның эшчәнлеге дә чагылыш тапты. Сәгыйр абый ясаган агач эшләнмәләрне авыл халкы да, районнан килгән вәкилләр дә зур кызыксыну белән карадылар.

Сүз уңаеннан, Сәгыйр абыйның эшләнмәләре хәзер интернетка да сатуга куела башлаган.

- Мин үзем интернетка куймыйм, кызым алып китә дә,әйберләрне KazanExpress та сатуга урнаштыра, - диде ул.

Сәгыйр абый әле узган ел үзләре өчен дип чөгә балыгын (осётр) үрчетә башлаган.

- Үз ихатабызда 5-6 ел элек буа казып куйган идем. Узган ел җәй көнне Гөлек авылында балык үрчетү белән шөгыльләнүче Габдрәшит Мөхәммәтҗановтан чөгә балыкларын алып кайттым. Хәзер шуларны үрчетә башладым әле. Оныклар җәй көнне ялга кайткач барыбер су буена кармак белән төшәләр , болай үземә дә тагын бер шөгыль булды. Үзебезнең теплицада махсус савытлар куеп, балыкларны шуларда кышлатам, - диде Тулбай авылының оста шәхесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев