Реклама
Көн темасы
Тупач авылында мәчетнең 15 еллыгын билгеләп үттеләр
Әлеге күркәм датага багышлап әдәби кичә үткәрелде
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районы Тупач авылында мәчетнең 15 еллыгына багышлап “Авылымның чишмә башы – ислам дине” дигән әдәби чара үткәрелде.
Чараның алып баручылары Мәүлидә Билалова һәм Хәдәния Хисмәтуллина чараны Идел буе Болгар дәүләтенең ислам дине кабул итү тарихы белән башлап, Тупач авылының үткәне белән таныштырдылар.
Авылның муллалары, абыстайлары, зират карап торучылары турында уникаль мәгълүматларны чарага җыелучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Авылның абыстае Гөлфирә Мәрданова “Коръән укы” дигән мөнәҗәт укып күрсәтте.
Әлеге мәчетне төзүгә, төзекләндерүгә зур өлеш керткән “БлагоДарение “ фонды президенты Фәрит Салиховка, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховка, бертуган Илшат һәм Ришат Хәбибуллиннарга, Илдар Билаловка, Наил Җәмиловка, Илдус Җәләловка, Ринас Нуриевка, Николай Секуновка, Котдус Хисмиевка рәхмәт хатлары әзерләнгән иде. Аларны Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков, Тупач авылы имам-хатыйбы Фәнил хәзрәт Газизов тапшырдылар.
Шулай ук Рәмзил хәзрәт Фәнил хәзрәтне, Мәүлидә Билалованы һәм авылның китапханәчесе Лилия Миңнеханованы да бүләкләде. Райондагы мөслимәләр берлеге бүлеге җитәкчесе Роза Фәхертдинова Тупач авылы мөслимәләренең эшчәнлеген югары бәяләде
Сәрия Билалова, Коноваловка җирлеге башлыгы:
- Әлеге мәчет Тупач авылының күрке булып тора. Оештыручыларга бүгенге чараны барлык кунакларның күңелләренә үтеп керерлек итеп үткәргәннәре өчен рәхмәтемне белдерәм, - дип бу чарага, кызганыч, килә алмаган Николай Секуновның сәламен җиткерде һәм аның мәчеткә акчалата бүләген тапшырды.
Авылның терәге, аңа яңа сулыш бирүче Фәрит Салихов Тупачның музеен булдырырга кирәк, дигән тәкъдим ясады.
Әдәби чара тәмамлангач, кунаклар мәчеттә мул итеп әзерләнгән өстәл артында төшке аш ашадылар, аннан соң өйлә намазы укыдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев