Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Тургай" приютында "Гаилә конференциясе" технологиясе кертелә

Медиациядән файдалану балигъ булмаганнарны тулы канлы үстерү һәм социальләштерү өчен куркынычсыз мохит булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм учреждениенең эш системасы булачак.

(Минзәлә, “Минзәлә-информ”) «Тургай» приютында балалар-ата-аналар арасындагы конфликтларны тыныч итеп җайга салу өчен шартлар тудыру максатыннан «Гаилә конференциясе» технологиясе кертелә.

 

Эльвира Завьялова, Минзәлә районы "Тургай" приюты психологы:

 

- Конфликтлы ситуацияләр (шул исәптән гаиләдә дә) белән идарә итүнең күп кенә технологияләре арасында, медиация - өченче як катнашында конфликтлы ситуацияне җайга салу технологиясе аерым урын алып тора, бәхәс буенча билгеле бер килешү төзергә ярдәм итә, конфликтны җайга салу буенча карар кабул итү процессын һәм аны хәл итү шартларын тулысынча контрольдә тота.

Гаилә конференциясе (гаилә торгызу очрашуы) - кризислы хәлдән чыгу буенча мөстәкыйль карар эшләү өчен гаилә ресурсларын һәм якындагы социаль якны активлаштыруга ярдәм итә торган программа медиациянең бер инструменты булып тора..

 

«Гаилә конференциясе» барышында гаилә әгъзаларына бер-берсен ишетергә, үз җаваплылыгыңның өлешен аңларга, җимерелгән элемтәләрне торгызу өчен көч куярга һәм проблемалы хәлдән чыгу юлын табарга мөмкинлек бирә торган шартлар тудырыла.

«Гаилә конференциясе» үз эченә ала төрле этаплары һәм методлары:

 - катнашучыларны әзерләү, мәгълүмат алмашу;

- түгәрәк өстәл;

- ата-аналарның психологик-педагогик һәм социаль компетентлыгын арттыру максатыннан «Мин-ата-ана» өстәл уенын кулланып, ситуацияләрне уен аша үтү;

- арт-терапияне кулланып, "ата-ана мәхәббәте сукмагы" дигән план төзү»;

- план кабул итү;

- өй эшен үтәү.

Шулай итеп, «Гаилә конференциясе» торгызу медиациясе технологиясен кулланып, гаилә ресурсларын һәм гаилә эчендә ярдәм күрсәтүне башлап җибәрергә һәм уңай нәтиҗәләр алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев