Турнир дәрәҗәсен кунаклар һәм бүләкләр күтәрә
Көн темасы

Турнир дәрәҗәсен кунаклар һәм бүләкләр күтәрә

ю мәктәбендә үткән өстәл теннисы ярышларын район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм төп спонсор Рамил Кәримов,авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов ачты, уеннар барган арада авыл белән танышып йөреп,беткәч җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасында катнаштылар.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә -информ")
Билгеле инде мондый кунаклар катнашу, җиңүчеләргә зур бүләкләр тапшыру, үткәрүче-Аю мәктәбе директоры Фәнзир Фәрраховка зур дәрәҗә. Ә авыл мәктәпләре балаларына? Җиңгән өчен зур бүләкләрне әти-әниләренә кайтарып бирү үзе бер дан. Бу ярышларга төрле сәбәпләр табып килә алмаган Урыс, Хуҗәмәт, Югары Тәкермән, Коноваловка, Николаевка мәктәпләре директорлары, физкультура укытучылары баларны җиңүдән генә түгел, аралашудан да мәхрүм итүләрен аңлыйлар микән.
Ярышларда 24 укучы һәм алты укытучы төрле номинацияләрдә көч сынашты. Команда беренчелеге хуҗалар кулында. Мөшеге мәктәбе икенче, Калтак теннисчылары өченче булдылар.
Балалар арасында Мөшегедән Фарраховлар Нияз һәм Камилә беренче булдылар. Нияз турнирның иң яшь катнашучысы булуга карамастан шулай уңышка треште. Әнвәр Камалов шактый күп спорт төрләрендә үзе дә баларны әйбәт әзерли. Укытучы ир-атлар арасында беренче булды. Хатын-кызлар арасында Аюдан Алсу Галимова җиңде. Ярышларның призерларын протоколдан карап белә аласыз. Турнир мизгелләрен видеоотчеттан да карарга мөмкин.


Нет комментариев