Төзелеш бара, табиблар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә онытылмый
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында район үзәк хастаханәсенең сменага 60 кешегә исәпләнгән балалар поликлиникасын төзү эшләре график буенча бара.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Бүген район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында планеркалар үткәрде. Аның чираттагысы балалар поликлиникасында булды. Район үзәк хастаханәсе һәм төзелеш буенча җаваплы җитәкчеләр белән эш барышын карады.
Хәзер бина эчендә инженерлык челтәрләре сузу, эчке бизәү, бинаның фасадын тышлау эшләре башкарыла. Бер үк вакытта территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. “Чиста шәһәр” МУПка хастаханә янында булачак скверга туфрак ташу бурычы куелды.
Район башлыгы Айдар Салахов баш табиб Наил Мөбәрәкшин һәм аның урынбасары Наил Әсәдуллин белән яңа балалар поликлиникасын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен кузгатты.
–Бу юнәлештә эш алып барыла, эшкә килергә кандидатлар бар. Яңа поликлиникага дүрт табиб җитми иде. Бер елдан ординатураны тәмамлаячак ике табиб бирегә эшкә килергә җыена, – диде Наил Мөбәрәкшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев