Ундүрт яшендә хәрби заводта эшли башлый
Евгений Васильевич Зыков үндүрт яшендә Казандагы һөнәр училещесын тәмамлаганнан соң порох заводында эшли башлый.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Авыр эш сәламәтлеге өзлегүгә китерә. Минзәләгә кайтып, көч туплагач аны 1943 елда Кызыл Армия сафларына алалар.
Кара диңгез флотында тральщикта матрос булып хезмәт итә ул. Төнге дозорларда була, диңгез акваториясен дошман калдырган миналардан чистарта.
1945 елда уникаль Тын океан буенча походта катнаша. Америка ярларына барып, аннан Япониягә каршы сугыш өчен яңа корабльләр алып кайталар. Армия сафларында 1950 елга кадәр була.
Юбилярның сугыштагы гомерен кыскача шулай сүрәтләп була.
Армиядән кайткач озак еллар Минзәлә районы предприятияләрендә озак еллар төрле һөнәрләр үзләштереп эшли.
Хатыны белән 58 ел бергә гомер кичерәләр. Дүрт балаларының сигез оныгы, оныкларының тугыз баласы белән аралашып яши 95 яшьлек ветеран. Кызы Наталья гаиләсендә гомер кичерә бүген Бөек Ватан сугышы ветераны.
Бүген аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев килде.
Ул Россия, Татарстан Президентлары, район башлыгы, үзе исеменнән ветеранны юбилее белән котлады.Аңа бүгенге кебек күтәренке кәеф, сәламәт булып озак еллар яшәвен теләде.Бүләк тапшырганнан соң тормыш-көнкүреш хакында гәп кордылар.Ветеранның ,олылап власть вәкилләре (бүләкләү чарасында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова да катнашты)к нык күңеле булды.
Аның хакында материалны газета битләрендә дә бирәчәкбез.
- Минем язмышымда бик кызыклы эпизодлар бар ,- диде ветеран Евгений Васильевич Зыков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев