Урыс авыл җирлеге делегациясе Салисә Гәрәевада кунакта булды
Көн темасы

Урыс авыл җирлеге делегациясе Салисә Гәрәевада кунакта булды

Легендар шагыйрә әлеге җирлек составына керүче Тулбай авылында туган

Урыс авыл җирлеге делегациясе бүгенге көндә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче танылган шагыйрә, журналист Салисә Гәрәевада кунакта булды.

— Без ел саен якташыбызны 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз. Быел да традицияне үзгәртмәдек — җирлегебез китапханәчеләре белән бергә Салисә апага кунакка бардык, аңа чәчәк бәйләме тапшырдык, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова.


Нет комментариев