Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Урыс авыл җирлеге җыенында геройларны хөрмәтләделәр

Узган җомгада Урыс авыл җирлегендә район башлыгы катнашуында гражданнар җыены үткәрелде

 


Җыенда доклад белән чыгыш ясаган Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова 2023 елда башкарылган эшләр һәм 2024 елга максат итеп куелган планнар белән таныштырды. Бу хакта һәм җыенда күтәрелгән сораулар турында тулырак «Минзәлә» район газетасының алдагы саннарында язып чыгарбыз. 

Җыенның иң истә калырлык моменты — җирлекнең асыл ир-егетләрен хөрмәтләү булды.

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов узган елны Гөлек авылы янында суга батучы балыкчыларны коткарган Айрат Гарипов һәм Рамил Сагидуллинга Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Мактау грамоталарын, ә махсус операциядә катнашкан Рамил Бәдретдиновка хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев