Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакцинация дәрәҗәсе дә түбән, санитар-эпидемиологик таләпләр дә үтәлми

Шушы көннәрдә районга тагын 150 доза Спутник вакцинасы кайтты.

(Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"). Әмма аның яртысына гына чират бар. Минзәләлеләр әле һаман да коронавируска каршы прививка ясатуның мөһимлеген аңлап бетермиләр. Алай гына түгел, бу чорда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәүчеләр табылып тора. Гыйнвар-февраль айларында гына маска киеп йөрмәүче 154 кеше ачыкланган, район судының пресс-хезмәте хәбәр иткәнчә, 116 сына админстратив штраф салынган
Наил Асадуллин, район хастаханәсенең баш табиб урынбасары:
- Ковид үпкә авыруы гына түгел, кешедә булган башка хроник чирләрне кискенләштерә. Шуңа күпчелек очракта авыру бик озакка сузылырга һәм организмны бөтенләй таушалдырырга мөмкин. Терелдем дигәч тә, реабилитация кирәк булачак, авыру тәэсире нәтиҗәсендә тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин булмаячак. Олы яшьтәге кешеләрнең 60 проценты вакцинация ясаткач кына коллектив иммунитет барлыкка киләчәк. Юк икән, чир эләгә күрмәсен, дип куркып йөрүебез шактый озак дәвам итәргә мөмкин.
Безнең белешмә
Райондагы вакытлыча госпитальдә бүгенге көндә уннан артык кеше ята. Кичә үз сәламәтлегенә җиңелчә караган тагын бер танышыбыз белән тулыланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев