Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакыт беркемне дә көтми

Әле генә 2020, матур санлы елны бар дөнья белән көтеп каршы алган идек, ашыга - ашыга озатырга тырышабыз. Яңа, Үгез елын каршы алганда барыбыз да бай, сәләмәт елга өметләнәбез, ниндидер сихер көтәбез.

(Рөстәм Хәкимҗанов, "Минзәлә-информ"). Менә шушы ике билгесезлек арасында безгә Кыш Бабайның Әбисен күрергә насыйп булды Хуҗәмәт авылында. Болай күркәм, нык гәүдәле матур Әби булып чыкты. Беренче күрүем булгач игътибар белән күзәттем. Юмарт та булып чыкты. Хүҗәмәт авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Вильданова белән матур бизәкләр конкурсында җиңүчеләрне котлады, Кыш Бабай белән бүләкләр өләште.
Гөлназ Вильданова:
- Кар сыннары ясарга быел, саранлык булды. Кар булмады бу елны. Барыбер дә безнең Хүҗәмәт авылы балкып тора. Рәхмәт барыгызга да! Шушы нурлар сезнең гомерегезне яктыртып торсын. Сезгә шушы бәйрәм хисен бүләк итсен.
Мактау пьедесталының иң югары баскычына бар айлык пенсиясен бизәгечләргә бетергән Әхмәдиев Фазыл белән Гөлфәрия басты. Баскыч буенча Гарифуллиннар һәм Саттаровлар гаиләләре бүләкләнеп үтелде. Василий һәм Ризидә Кармантаевлар, Ринат белән Әлфия Вәлиевлар, Риф һәм Света Хафаевларның ихаталары билгеләнеп кителде. Сихерле Яңа ел алдыннан, гаиләләренә нәни кыз өстәлгән Наил һәм Алсу Ибраһимовларга авылдашлар бәхет сәләмәтлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев