Ватан Геройлары көнендә Минзәләдә мемориал ачылды
Җиңү безнең якта булсын дип, тибә һәркемнең йөрәге.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)
Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызга багышланган. Мемориалны шушы көнне ачу — зур мәгънәгә ия. Без геройларны данлыйбыз, ә хәтер һәркемнең күңелендә яши.
Мемориалны ачу тантанасына, Ватан Геройларын искә алу митингына сугыш ветераннары, махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның туганнары, район җәмәгатьчелеге, яшьләр килгән иде.

Митингны ачу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев чыгыш ясады. Алар еллар буе Россиягә каршы тәрбияләнгән дошманның көчле булуын, аларга сугышны озак сузар өчен НАТО илләре җитәкчеләренең булышуларын күрсәтеп, кара чумага каршы торучы илебез хәрбиләренең көчле рухлы булуын әйттеләр. Тылдагыларның фронтка ярдәм итүе көчле хәрәкәткә әйләнүенә басым ясадылар.

Митингта район хәрби комиссары Сергей Владимиров, сугыш ветераны Әнвәр Бикбаев, иерей Роман Храмутичев чыгыш ясады.
Сугышчының батырлыгы — ул иман, бурыч, ант хисе. Митингта катнашучылар Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев