Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Хуҗәмәттә ялга кайткан мобилизацияләнгән якташлар белән очрашу үткәрделәр

Авыл советы, китапхәнә, мәдәният йорты белән берлектә үткәрелгән чарага ике атналык ялга кайткан каһарман ир-егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре дә чакырылды

Очрашу бик матур эчтәлекле сөйләшүләр, концерт номерлары белән үрелеп барды. Чараны мәктәпнең  “Сәйлән” балалар җыр ансамбле, Хуҗәмәт авылының шагыйрәсе Гүзәлия Исламова, җырчысы Фирая Талипова, Гөлфинә Әминова һәм Наилә Вәлиеваларның чыгышлары бизәде.

Наилә  Вәлиева, Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты директоры:
 - Күптән түгел генә ялда булып киткән егетебез Рәмиснең әнисе Әлфия ханымның сөйләгән сүзләре һәм,, Балакаем" дигән җыры бигрәк тә күңелләргә үтеп керде. Әниләр үзләренең  уллары турында сөйләделәр. Очрашу чәй өстәле янында дәвам итте. Егетләр безгә: “Безне искә алып чәй эчәрсез" дип, чәй сервизы бүләк иттеләр. Без аларга үз чиратыбызда Хуҗәмәт мәдәният йорты каршында оешкан үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән хәйрия концертлары куеп йөрүебез хакында әйтеп үттек. Ә алар концерттан кергән акчаларны Минзәләдә мобилизацияләнүче якташларга гуманитар ярдәм җыючы волонтерларга җибәрүләребезне сорадылар.

Фото Минзәлә районы Хуҗәмәт авылы мәдәният йорты архивыннан

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев