Наратлы Кичү авылыннан үзешчән композитор Рөстәм Әхмәтхановның “Без сугыштан әле кайтмаган...” дигән хәрби-патриотик җырлар җыентыгы чыкты
Рөстәм Әхмәтхановның моңа кадәр дә үз җырларыннан торган Мр3 дискы чыккан иде. “Без сугышта әле кайтмаган...” дип исемләнгән дискы, исеме үк әйтеп тора – хәрби-патриотик җырлардан тора. Ул аны Әфганнан совет гаскәрләрен чыгаруның 30 еллыгы уңаеннан чыгарды.
Автор әлеге җырларын башкалар да тыңлап хозурлансын дип, бүгенге көндә шушы дискны тиражлау мәшәкате белән йөри.
Үзешчән композитор моннан тыш тагын бер җырлар җыентыгы чыгарырга исәпли.
– Җырларым арасында сүзләрен үзем язганнары да бар. Нигездә Зөләйха Закирова, Рәзинә Насыйбуллина, Азат Мәрданов, Рафис Мәүҗиев иҗатлары якын миңа, – ди Рөстәм Әхмәтханов.
Нет комментариев