Җәяүлеләр өчен дә, автомобиль йөртүчеләр өчен дә уңайлыклар тудырыла
Көн темасы

Җәяүлеләр өчен дә, автомобиль йөртүчеләр өчен дә уңайлыклар тудырыла

Беренче урта мәктәптәге капремонт һәм яңа поликлиника төзелеше әлеге объектларның тирә-ягындагы инфраструктурага да йогынты ясый.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Иң беренче күзгә ташланганы шул – җәяүлеләр өчен дә, автомобиль йөртүчеләр өчен дә уңайлыклар тудырыла: тротуарлар ясала, юллар асфальтлана, автопарковкалар булдырыла.

К.Маркс урамының Ленин урамыннан Гурьянов урамына кадәрге өлеше – җәяүлеләр зонасы, әлеге юлга асфальт җәелде. Гурьянов урамында тротуар салучылар пәйда булды. Әлеге урамда хастаханә ягыннан килгәндә аптекадан К.Маркс урамына кадәрге өлешендә сул яклап, К.Маркс урамыннан башлап Тукай урамына кадәрге өлешендә уң яклап тротуарлар салыначак. Мәктәп янында ике урында өстәмә автопарковка ясала.


Нет комментариев