Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Янгын куркынычы бишенче класска күтәрелде

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин урманнарда янгыннар куркыныссызлыгын булдырмауга багышланган махсус комиссия утырышын уздырды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ.
Утырышта республика күләмендә янгын куркынычы күп районнарда бишенче класска күтәрелүе хәбәр ителде.Минзәләдә әлегә дүртенче класс.Әмма якын көннәрдә яңгырлар көтелми, һава температурасы һаман да югары кала бирә.
Урман хуҗалыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчеләре республика урманнарында булган янгыннар хакында сөйләделәр.Сулыкларда үлемнең һаман кимемәвен билгеләп үттеләр.Шул сәбәпле халык арасында аңлату эшләрен көчәйтергә , урманчыларга саклау чараларын даими әзерлектә тотарга кушылды.

Райондагы комиссия утырышын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Шәйсуваров алып барды.Утырышта видеоконференция ярдәмендә катнашкан авыл җирлекләре башлыкларына тиешле күрсәтмәләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев