Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Җылылык сезонына әзерлек башланды

Кышкы җылылык сезонына ерак булса да, җаваплы службалар бүгеннән үк шул хакта кайгырталар.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Муниципаль берәмлекләр өчен җылылык чорына әзерлекнең төп күрсәткече булып әзерлек паспортын алу тора. Шуңа күрә яңа җылылык сезонына вакытында һәм сыйфатлы әзерләнү өчен төп бурычлар арасында – әзерлек паспортларын булдыру тора. ТРның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов рәислегендә узган республика штаб утырышында торак фондын, энергетика комплексы оешмаларын, җылылык белән тәэмин итү объектларын 2021/2022 еллар җылылык чорына әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Шулай ук күпфатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү мәсьәләсе дә күтәрелде.
Кышкы җылылык сезонына тыныч күңел белән керү өчен барлык әзерлек эшләренең 15 сентябрьгә төгәлләнергә тиешлеге әйтелде. Шул исәптән күпфатирлы торак йортларны кышкы шартларда эксплуатацияләүгә әзерлек эшләре дә. Шулай ук газ, электр энергиясе өчен бурычларны киметү буенча җаваплы затларга тулы чаралар күрергә кушылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев үткәргән утырыш та җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланды.
–2021-2022 елгы җылылык сезонына зур эш күләме башкарырга кирәк: райондагы 118 котельняны (шуларның 48е –шәһәрдә, калганы авылларда), 5,2 км җылылык челтәрен әзерләү бурычы тора. Котельнялар буенча катлаулы объектлар да бар. Шуңа күрә һәр оешмада җаваплы затлар билгеләргә, мәсьәләгә җитди, җаваплы карарга кирәк, – диде ул.
Җылылык сезонына әзерлек уңаеннан, оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә, тиешле службаларга бурычлар куелды. Иң беренче чиратта райондагы барлык оешмаларда (нинди ведомствода булуына карамастан) җылылык системаларын юдырту һәм опрессовкалау графигы төзелгән һәм ул райбашкарма комитеты җитәкчесе белән килештерелгән булырга тиеш.
Безнең өстәмә
Җылылык системаларын үз вакытында юдырту һәм опрессовкалау үткәрмәү закон тарафыннан лицензия таләпләрен тупас бозу булып санала. Моның өчен административ штраф каралган: юридик затлар өчен – 250 мең сум, вазыйфаи затлар өчен 50 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев