“Соңгы вакытларда көннәр җылытып җибәрүгә, тирә-юнебездә кар күзгә күренеп эреп бетте. Оешма-учреждениеләр кебек үк, шәһәребездәге шәхси йортларда яшәүчеләр дә йорт яны территоиряләрендә кар астыннан калкып чыккан чүп-чарны, коры-сары үләннәрне җыештырырга керештеләр. Кайберәүләр аларны полиэтилен капчыкларга тутырып, өеп куялар. Әлеге капчыкларны ТКОлар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүче “Гринта” оешмасы алып китми микәнни? Ул чүп-чарны кая куярга алайса? Исемемне күрсәтмәвегезне үтенәм.”
Әлеге мәсьәлә буенча без “Гринта”ҖЧҖнең Минзәләдәге вәкиле Станислав Янайкинга мөрәҗәгать иттек, ул болай диде:
–Шәхси йортлар хуҗалары үзләренең йорт яны территорияләрен тәртипкә китерү буенча өмәләр оештырганда урамда тутырып куелган чүп капчыкларын без җыеп алып китәбез. Әмма капчыклар 3-4 булганда. Шулай ук график нигезендә. Шуңа күрә шәхси йортларда яшәүчеләр әлеге таләпләрне истә тотсыннар иде.
Ә оешма-учреждениләр мондый очракларда безнең оешма белән килешү төзергә тиешләр.
Әлеге мәсьәлә буенча сорауларыгыз булса, түбәндәге телефонга мөрәҗәгать итә аласыз:8-9053718708.
Нет комментариев