"Минзәлә" газетасының 13 август, 2021 саны анонсы
Минзәләгә Екатерина күпере янында урнаштыру өчен раритет паровоз кайтарылды - бу хакта 5 битне укыгыз.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
"Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!
Безнең журналистыбыз Дифиза Нуриева шәхси мисалда баланы мәктәпкә әзерләү өчен күпме акча кирәк икәнен исәпләп чыгарды – 1 битне укыгыз.
Минзәләдә совет флотының 1945 елны союзникларга – Аляска, АКШ ярларына тиңдәшсез Тын океан походында катнашкан ветеран яши. Аның турында мәкалә 3 биттә чыга.
4-6 биттә Минзәлә районының иң танылган блогеры Шәкүр бабай турында укыгыз.
Минзәлә шәһәре базарында бәяләр динамикасы белән 7 биттә таныша аласыз.
Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин белән интервью “Атна вакыйгалары” кушымтасында чыга.
Банк оешмалары тимер акчаны нинди тәртиптә кабул итәргә тиешләр, рейс тоткарланса, пассажирларга нишләргә – бу хакта шулай ук “Атна вакыйгалары” һәм “События недели” кушымталарында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев