Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

"Минзәлә" газетасының 20 август, 2021 санына анонс

Газетабызның 5 битендәге мәкаләнең героинясы - «Гранит» СК да штукатур-маляр булып эшләүче Анна Колосницына, ул, 9 (!) ир-аттан аермалы буларак Никольский кафедраль соборының утыз метрлы гөмбәзен буяуга алынудан курыкмаган.

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Минзәләдә яңа тротуар төзиләр, Бикбауда су линияләре сузыла, РФ Дәүләт Думасына сайлауларда бюллетеньнәрдә партияләрнең урнашу тәртибе формалаштырылган – 2 битне укыгыз.

Район җир-милек палатасы рәисе Роберт Шакировның җир кишәрлекләрен сату-алу тәртибе турындагы доклады 3 биткә чыга.

Ата-баба традицияләрен күз угыдай саклап, алдагы буыннарга тапшырып баручы Түбән Юшады авылыннан Арзамасовлар гаиләсе турында 4 биттә укыгыз.

Нинди очракларда мәрхүмнәрне ярдырмаска мөмкин – бу хакта «Атна вакыйгалары» кушымтасында укыгыз. Казан Мэриясендә Татарстан башкаласында Олимпиада үткәрү турында фикер алыштылар – бу хакта мәкалә «События недели» кушымтасында чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев