"Минзәлә" газетасының 6 август, 2021 ел санына анонс
Газетабызның “Атна вакыйгалары” кушымтасында - Дружба авылы янындагы басуда фаҗигале төстә вафат булган комбайнчы Рәкыйп Сабирҗанов турында мәкалә чыга.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Минзәлә” газетасы иртәгә сезне районыбыз кибетләрендә һәм почта тартмаларында көтә!
Медиклар 3 нче тапкыр прививка ясата башладылар, ә РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко 60 яшьтән өлкәнрәк һәркемгә коронавирустан вакцина ясатырга кирәк ди – 1 бит.
Сугару эшен оештыру Дәүләтов КФХ сына арпадан югары уңыш алырга булыша – бу хакта 1-2 битләрдә.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында беренче портфель тапшыру 3 нче мәктәптә булды – 2 нче бит.
Шәһәрдәшебез А. ханым түләү квитанциясенә тиеш булмган түләүләр язып китерелгән, ди. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү буенча Идарәче компаниягә мөрәҗәгать иттек – 3 бит. Җәмәк авылының һәм тулырак алганда бөтен Минзәлә районының данлыклы шәхесе Фәрих Хәбибуллин турында 3 биттә укыгыз.
Минзәлә районында Әфган сугышында һәлак булган Дамир Латыйповны искә алдылар – бу турыда 4 биттә.
Якташыбыз КФУ студенты Гүзәл Рәхмәтуллинаның шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Круглова турында иншасы “Җиңү ялкыны буыннар хәтерендә” китабына кертелде. Бу турыда – 5 биттә укыгыз.
Хәрби резерв туплана – 6 бит.
Райондашларыбызның “Халык контроле” рубрикасына чираттагы гозерләре – 8 биттә.
Казан табибы “Диеталар ана булу мөмкинлеген киметә”, ди – бу хакта “Атна вакыйгалары” кушымтасында. “События недели” кушымтасында – Татарстан югары уку йортларында мәҗбүри вакцинация кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев